Апасның яшь хоккейчылары янгын сүндерүчеләр янында кунакта
Үсеп килүче яшь буын спорт белән теләп шөгыльләнә. Алар көн саен күнекмәләр узалар. Җәй көне дә күнекмәләр туктап тормады. Хоккей уйнау белән беррәттән төрле сәяхәтләргә, очрашуларга бардылар.
Янгын сүндерүчеләр белән очрашу да күңелләрендә зур тәэсирләр калдырды.
Апасның янгын сүндерү бүлегендә аларны җылы каршы алдылар. Янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев һөнәр үзенчәлекләре белән таныштырды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен хәтерләрендә яңартты. Спортчы балалар янгын сүндерүче абыйлары белән очрашып, хезмәтләре турында сораштылар. Эш шартлары белән кызыксындылар, эш бүлмәләрендә булдылар. Янгын сүндерү машинасына үзләре дә утырып карады.
Арада: “Мин үскәч, янгын сүндерүче булам, сезнең янга эшкә киләм“, – диючеләр дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев