Апасның яшь сәхнә осталары кабат Казанда чыгыш ясый
Башкалада “Йолдызлык-Созвездие“ фестиваленең республика турлары дәвам итә.
(12 апрель, “Апастово-информ“).
Сайлап алу турларында жюри тарафыннан югары бәяләнгән балалар финал өлешендә чыгыш ясый.
“Вокал-соло“ номинациясендә Энҗе Шәйхиеваны (Апас мәктәбе), нәфис сүз осталары Данис Сәлимов (Каратун балалар бакчасы) , Мәликә Нуруллина (Дәвеш мәктәбе) һәм Гүзәл Гыйниятуллинаны (Апас) кабат Казан сәхнәсе көтә“, – ди районның яшьләр эше бүлеге белгече Ләйлә Сираҗева.
Яшьләребезгә яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев