Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның йөзү бассейнында район башлыгы Кубогына ярышлар узды

Бәйрәм чаралары йөзү бассейнында дәвам итте. Биредә район башлыгы Кубогына йөзү буенча ярышлар узды.

Ярышны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, яшь спортчыларга уңышлар теләде.

Ярышларда район мәктәпләренең яшь спортчылары көчләрен сынап, җитезлекләрен күрсәтте. Аларга нәни йөзүчеләр дә кушылды.  

Нәтиҗәдә, кызлар арасында беренче урынга Альбина Хәйруллина һәм Ләйсән Зәмдиханова, икенче урынга Адилә Җаббарова һәм Алианна Ягуфарова, өченче урынга Василиса Васильева һәм Эльвира Салаватова лаек булды. Ир-егетләр арасында беренче урынны Аскар Зиатдинов белән Салават Гарифуллин, икенче урынны Рәдиф Хәсәнов белән Ранил Илалов, өченче урынны Арслан Мөхәммәтшин белән Салават Шәфигуллин яулады. Барлык җиңүчеләргә Грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев