Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның “Алтын алка” боз сарае Казанда да билгеле

-Апасның моннан 4 ел элек төзелеп файдалануга тапшырылган "Алтын алка" Боз Сарае тирә-юне, хоккей мәйданы периметрына берничә махсус видеокамера моннан 2 ел элек куелды. Без катокта кайсы көнне, ничә сәгатьтә күнекмәләр, спорт ярышлары үткәрелү турында расписание төзеп, аны Татарстан спорт һәм яшьләр эше, туризм министрлыгына тапшырабыз һәм раслатабыз. Аның үтәлешен...

-Апасның моннан 4 ел элек төзелеп файдалануга тапшырылган "Алтын алка" Боз Сарае тирә-юне, хоккей мәйданы периметрына берничә махсус видеокамера моннан 2 ел элек куелды. Без катокта кайсы көнне, ничә сәгатьтә күнекмәләр, спорт ярышлары үткәрелү турында расписание төзеп, аны Татарстан спорт һәм яшьләр эше, туризм министрлыгына тапшырабыз һәм раслатабыз. Аның үтәлешен министрлыкның махсус куркынычсызлык хезмәте, белгечләр турыдын-туры эфирдан карап-күзәтеп тора. Җиһазларга зыян салу очраклары, территориядә тәмәке тартучы, тәртип бозучыларның да һәр гамәле теркәлеп бара һәм билгеле бер вакытта компьютер хәтерендә саклана, тиешле сак, кисәтү чаралары үткәрелә-ди "Алтын алка" директоры Рамил Мөхетдинов. -Боз Сарае эшчәнлеге министрлыкта бик югары бәяләнә, җитди кисәтүләргә юлыкканыбыз юк һәм булмасын иде. Интернетта Татарстанның спорт порталында (sport tatarstan.ru) аның эш графигы, нәтиҗәләре белән һәркем таныша ала.
Безнең "Алтын алка" ел әйләнәсе эшли. Биредә айга кимендә 3-4 тапкыр төрле ярышлар, көн саен диярлек күнекмәләр, бозда ирекле шуулар һәм башка чаралар үтә. Аеруча күләмле ярыш-чараларда трибуналарда 200 йөзләп тамашачы, җанатар була. Апас кына түгел, авыл балалары да биредә хоккей уйный, андыйлар да шул чама. Боз аренасында ел да 30 га якын зона, республикакүләм хоккей турнирлары үтә. Җыйнак кына буфетта кайнар чәй, кофе, тәм-том белән иркенләп ял итәргә, тамак ялгап алырга мөмкин. Ел дәвамында "Алтын алка" да барлыгы 5000 гә якын кеше була.
Апаста кызлар хоккей командасы да оешты. Әле яңа гына бу командабыз Буада үткән зона турнирында катнашып, өченче урын яулап кайтты. Команда капитаны Адилә Салаватуллина, уенчылар Камилә Сафина, Гөлназ Тимерҗанова, Айзилә Шакирова, Динар Галиева, Азалия Шкарова кебек хоккейчы кызларыбыз бозда бик матур уйнап, Буа тамашачысы күңеленә бик хуш килде.
5 марттан Апаста Бөек Җиңү Кубогына балалар һәм яшүсмерләр, олылар арасында чираттагы хоккей турниры башланды. Анда барлыгы 5 команда катнаша. Финал турниры 7 майда үткәреләчәк.
18 февральдә Апас яшүсмерләре хоккей турниры үткәрү планлаштырыла. Ярышта 4 команда катнашуы көтелә.
3 мартта "Алтын алка" бозында Татарстанның Идел аръягы 7 районы башлыклары, хоккей командалары катнашында район тарихында беренче тапкыр Күчмә Кубок, район хакимияте призларына зур турнир үткәрелү үзара эшлекле элемтәләрне җайга салуга этәргеч бирде. Үзара килешү буенча 11 мартта Апас бозын күршеләребез-Кама Тамагы районы спорт комитеты арендага алып, иртәнге сигездән кичкә кадәр үз турнирын үткәрәчәк. Апас хоккей сөючеләре, тугрылыклы тамашачыларыбызны ут күршеләр уенын карарга чакырабыз!
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев