Апасның баш мал табибы олы бүләккә лаек булды
40 елдан артык хезмәте район терлекчелек тармагы белән бәйле район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Вафин Татарстан Президенты Указы нигезендә олы бүләккә лаек булды. Аңа Татарстанның атказанган ветеринария хезмәткәре дәрәҗәсе бирелде. Дәүләтнең олы бүләген әле яңа гына алтмыш яшен каршылаган Ринат Вафинга район хакимиятенең бу җомга иртәнге планеркасында район башлыгы Рәшид...
40 елдан артык хезмәте район терлекчелек тармагы белән бәйле район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Вафин Татарстан Президенты Указы нигезендә олы бүләккә лаек булды. Аңа Татарстанның атказанган ветеринария хезмәткәре дәрәҗәсе бирелде. Дәүләтнең олы бүләген әле яңа гына алтмыш яшен каршылаган Ринат Вафинга район хакимиятенең бу җомга иртәнге планеркасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы төстә тапшырды. Шушы ук планеркада районның баш мал табибы вазифасына бүгенгә кадәр Апас территориаль ветеринария күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы булып эшләгән Марат Фәтрахманов билгеләнде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев