Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апасның ике башында ике авария

Әле атна-ун көн элек кенә яңа Казан юлыннан Апаска керүче юл чатында артка чигергәндә үз саксызлыгы белән бер чит ил машинасы әйләнеп капланган иде. Шоферның Апас аша үтеп барышлый юл уңында бер кафеда тамак ялгап чыгуы булган, диләр бу вакыйга шаһитлары. Көчле кран чакыртып аны юлга бастырып куйгач, ул двигателенә...

Әле атна-ун көн элек кенә яңа Казан юлыннан Апаска керүче юл чатында артка чигергәндә үз саксызлыгы белән бер чит ил машинасы әйләнеп капланган иде. Шоферның Апас аша үтеп барышлый юл уңында бер кафеда тамак ялгап чыгуы булган, диләр бу вакыйга шаһитлары. Көчле кран чакыртып аны юлга бастырып куйгач, ул двигателенә авария вакытында җиргә аккан маен гына өстәп, туп-туры автосервиска кузгалган. Узган чәршәмбедә исә Каратуннан Апаска килүче юл астына ТБО тирәсендә "Лада-Гранта" төшеп кадалган.
-Ике очракта да тән җәрәхәтләре алучылар, яраланучылар юк. Ә менә машиналарга җитди ремонт кирәк булачак,-диләр автоинспекторлар.
Юллар саклык ярата!
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев