Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апасның Интернетта виртуаль музее бар

--Апас Бөек Ватан сугышы виртуаль музее электрон базасында үзгәрешләр бар. Районнан сугышка чыгып китүчеләр 11148 кеше булганлыгы билгеле иде. Төрле архивлардан алынган мәгълүматлар буенча, аларның чынлыкта 3 кә артык булып, 11151 кеше булуын ачыкладык. Сугышта фронтларда һәлак булучылар, яраланып, госпитальләрдә үлеп калучылар саны иң соңгы мәгълүматлар буенча 7002 кеше. Хәбәрсез...

--Апас Бөек Ватан сугышы виртуаль музее электрон базасында үзгәрешләр бар. Районнан сугышка чыгып китүчеләр 11148 кеше булганлыгы билгеле иде. Төрле архивлардан алынган мәгълүматлар буенча, аларның чынлыкта 3 кә артык булып, 11151 кеше булуын ачыкладык. Сугышта фронтларда һәлак булучылар, яраланып, госпитальләрдә үлеп калучылар саны иң соңгы мәгълүматлар буенча 7002 кеше. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә бүгенгә 1048 апаслы булуы мәгълүм. Бу витуаль музей сайтында авыллардагы һәйкәлләр, обелискларның бик күп фотолары, төзелү тарихлары, сугыш һәм хезмәт ветераннарның истәлекләр дә бар. Аны ачуы һәм тулыландыруы кыен түгел. "Виртуальный музей Великой Отечественной Войны Республики Татарстан" га кереп, Апас районы турындагысын видеомониторга чыгарырга гына кирәк,-ди хәбәр итте Апас "Туган як" музее директоры, тиктормас тарихчы-эзтабар Рәмис Ногманов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев