Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның матур урыннары көнләп түгел, сәгатьләп арта

Апасның "Салават күпере" балалар бакчасы тирә-юнен төзекләндерү эшләре ахырына якынлашты. Үзәк парк тирәсенә тотылган матур тимер койма-рәшәткә "игезәкләре" район үзәгенең матур бер бизәге хәзер. Төзелешне районда күләмле эшләр башкаручы, барысына да өлгерүче "Строймаркет" оешмасы осталары алып бара. Апас урамнарына йөзләгән квадрат метр заманча брусчатка җәю, тротуарлар ясау, район үзәгендә парк...

Апасның "Салават күпере" балалар бакчасы тирә-юнен төзекләндерү эшләре ахырына якынлашты. Үзәк парк тирәсенә тотылган матур тимер койма-рәшәткә "игезәкләре" район үзәгенең матур бер бизәге хәзер. Төзелешне районда күләмле эшләр башкаручы, барысына да өлгерүче "Строймаркет" оешмасы осталары алып бара. Апас урамнарына йөзләгән квадрат метр заманча брусчатка җәю, тротуарлар ясау, район үзәгендә парк һәм Әнәле, Каратун, Свияжский бистәсе, Борнашта матур фонтаннар, ял итү урыннары булдыруны да алар ук башкардылар.

-Хезмәттәшем Рамил Галиакберов төзүчеләр бригадасындагы һәркемнең эше һәрчак шулай көлеп торсын, Апас тагын да ямьләнсен,-ди оешма җитәкчесе Дамир Сәлахов.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев