Апасның педагог-психологы җавап бирә
"Минем икенче класста укучы улым дәрес хәзерләргә яратмый, һәрвакыт кемдер эшләп биргәнне көтә. Бу очракта әти-әни нишләргә тиеш, шул турыда аңлатсагыз иде". Газета укучыбыз соравына педагог-психолог Елена Салахова җавап бирә: - Әгәр бу сорауга бер юл-фраза белән генә җавап бирсәк, ул "Бала үзе эшли ала торган барлык нәрсәне дә үзе...
"Минем икенче класста укучы улым дәрес хәзерләргә яратмый, һәрвакыт кемдер эшләп биргәнне көтә. Бу очракта әти-әни нишләргә тиеш, шул турыда аңлатсагыз иде".
Газета укучыбыз соравына педагог-психолог Елена Салахова җавап бирә:
- Әгәр бу сорауга бер юл-фраза белән генә җавап бирсәк, ул "Бала үзе эшли ала торган барлык нәрсәне дә үзе эшләргә тиеш", дип яңгырар иде. Шул очракта гына бала мөстәкыйль була һәм тормышта очраган кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнәчәк. Әлбәттә, күзәтү кирәк. Тик тизрәк һәм сыйфатлырак эшлим дип аның өчен бөтенесен башкарырга кирәкми. Сез моны эшли беләсез, ә бала өйрәнергә тиеш. Монда сезнең сабырлык кирәк, бик кирәк очракта гына ярдәмгә килергә мөмкин. Биремнәр эшләгәндә баланы акрынлап мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк. Тизләтеп, эшне үзагымына куеп түгел, ә акрынлап кына вакытны озайтып, бала сездән башка да бирелгән биремне эшли башлаганчы. Менә шул очракта гына сез үзегезнең балагызга мөстәкыйль эшләргә һәм дәрестә үзен тыныч тотарга булыша аласыз. Өйгә бирелгән дәресләр өчен яхшы билгеләргә омтылмагыз. Монда баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү мөһимрәк, белешмәлекләр, сүзлекләрдән кулланырга өйрәтү, эшләгән дәресне тикшереп чыгуга күнектерү кирәк. Иң әйбәте, бирелгән эшне мөстәкыйль төстә эшләү вакытын билгеләргә өйрәтү. Билгеле вакыттан соң сез аның янына килеп тикшерәчәгегезне белгетергә. Хаталарны бала белән бергә төзәтегез, бу эшне үзегез генә башкармагыз. Беренче этапта бала билгеләнгән вакытка сыешмаска мөмкин. Ул моны үзе аңлый башларга тиеш: дәрес озак хәзерләсәк уйнарга, укырга, һавага чыгарга һәм башкаларга вакыт аз кала дип.
Язып алды - Гөлзада Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев