Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апасның һәрбер авыл җирлегендә халыкны кабул итүләр бара

Районыбызның һәрбер авыл җирлегендә район башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә халык белән очрашулар бара. Биредә һәрбер өлкә җитәкчеләре, эчке эшләр, прокуратура вәкилләре катнаша. Очрашу Олы Болгаер авыл җирлегеннән башланды. - Бөтендөнья рәхмәт көне уңаеннан, "Апас хәбәрләре"н карый алуыбыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Безне...

Районыбызның һәрбер авыл җирлегендә район башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Апас җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә халык белән очрашулар бара. Биредә һәрбер өлкә җитәкчеләре, эчке эшләр, прокуратура вәкилләре катнаша.

Очрашу Олы Болгаер авыл җирлегеннән башланды.

- Бөтендөнья рәхмәт көне уңаеннан, "Апас хәбәрләре"н карый алуыбыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Безне хәзер республиканың төрле районнарында яшәүче туганнарыбыз, дусларыбыз да күрә, - дип башлады сүзен Миңнегөл Галиева.

Кече Болгаерга быел "Чиста су" республикакүләм программа нигезендә су керәчәген, клуб башын ябарга да булышуын белдерде район башлыгы.

Әлмәндәрдә җылы, чиста клубта каршы алдылар. Халык барлык уңайлылыклар өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен ирештерде. Быел Әлмәндәр авылының Совет урамына 4миллион 200меңгә юл салыначагын да шатланып кабул иттеләр.

Зур Күккүз яңа, якты, матур клубта каршы алды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. - Мәктәпкә яңа спорт мәйданчыгы булачак, - диде район башлыгы.

Чүрибурашта чишмә суы китерү, яңа зират өчен җир участогы кирәклеге буенча сораулар булды. Клубка музыкаль аппаратура да булачагы әйтелде.

Ишеево авыл җирлеге халкы да район башлыгына олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Төзекләндерелгән, якты, җылы клубта бик матур концерт карадылар.

Иске Йомралы авыл җирлеге буенча Йомралы авылы клубына ремонт, Пүчинкә авылына юл һәм клубына ремон керәчәген белдерде район башлыгы.

Кабул итүләр дәвам итә.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев