Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның яшь “йолдыз”ы

Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче Динара Фазлеева (музыкаль җитәкчесе Алия Нуриева) өч яшьтән сәхнәдә җырлый башлады. Берничә ел рәттән "Йолдызлык" бәйгесенең район турында катнашты. Быелгы бәйгедә Динара алты яшьлекләр арасында өченче урынга чыкты һәм "Яңа гасыр" телеканалы чакыруы буенча Казан шәһәрендә узган "Җырлы-моңлы балачак" халыкара телевизион фестивалендә катнашты. Динара...

Апасның "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче Динара Фазлеева (музыкаль җитәкчесе Алия Нуриева) өч яшьтән сәхнәдә җырлый башлады. Берничә ел рәттән "Йолдызлык" бәйгесенең район турында катнашты. Быелгы бәйгедә Динара алты яшьлекләр арасында өченче урынга чыкты һәм "Яңа гасыр" телеканалы чакыруы буенча Казан шәһәрендә узган "Җырлы-моңлы балачак" халыкара телевизион фестивалендә катнашты. Динара биредә халкыбызның "Сандугач-күгәрчен" җырын башкарды. Аның чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде. Апрель аенда "Яшь ТНВ" телеканалында бәйгедә катнашучыларның чыгышлары тәкъдим ителеп, җиңүчеләр SMS-тавыш бирү буенча билгеләнәчәк. Безнең яшь "йолдыз"ыбызга тавышларыгызны бирегез. Тапшыруның кайчан буласын хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев