Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апасның үзәк балалар китапханәсендә күмер белән рәсем ясалды

Үзәк балалар китапханәсендә рәссам Иван Шишкинның тууына 185 ел тулуга багышланган "Табигать тылсымчысы" дип аталган әдәби чара узды. Укучыларга картиналары аша кече яшьтән үк таныш булган рәссамның тормышы һәм иҗат юлы белән Апас урта мәктәбенең 8 класс укучылары якыннан танышты. Туган як табигатен тасвирлаган картиналарын сокланып һәм кызыксынып карадылар. Кичә...

Үзәк балалар китапханәсендә рәссам Иван Шишкинның тууына 185 ел тулуга багышланган "Табигать тылсымчысы" дип аталган әдәби чара узды. Укучыларга картиналары аша кече яшьтән үк таныш булган рәссамның тормышы һәм иҗат юлы белән Апас урта мәктәбенең 8 класс укучылары якыннан танышты. Туган як табигатен тасвирлаган картиналарын сокланып һәм кызыксынып карадылар. Кичә азагында укучылар рәсем сәнгате буенча сәләтләрен сынап карадылар. Рәссам балачагында утын күмере белән ясаган сыман, күмер белән матур кыз портреты ясалды. Аны Ралина Мингазиева ясады. Үсеп килүче яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә мондый чараларның әһәмияте зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев