Апасның Үзәк паркында реконструкция эшләре дәвам итә
Апасның Яшьләр микрорайоны янәшәсендәге Үзәк паркта реконструкция эшләре дәвам итә. Төзүчеләр биредә 40 ел элек утыртылган корыган тупыл агачларын төбе-тамыры белән кисеп җирен тигезләделәр һәм үлән чәчтеләр. Территориядә 1000 квадрат метр брусчатка түшәлеп, 4 күперчек, 500 метр озынлыкта тротуар-юллар ясалды, 50 ләп заманча яктырту нокталары, матур һәм нык утыргычлар куелды....
Апасның Яшьләр микрорайоны янәшәсендәге Үзәк паркта реконструкция эшләре дәвам итә. Төзүчеләр биредә 40 ел элек утыртылган корыган тупыл агачларын төбе-тамыры белән кисеп җирен тигезләделәр һәм үлән чәчтеләр. Территориядә 1000 квадрат метр брусчатка түшәлеп, 4 күперчек, 500 метр озынлыкта тротуар-юллар ясалды, 50 ләп заманча яктырту нокталары, матур һәм нык утыргычлар куелды. Паркта түләүсез "Вай-фай" Интернет системасы монтажланды, балалар ял-спорт мәйданчыгы төзелде. Яңартылган паркның периметры буенча 1000 метр озынлыкта матур тимер койма-рәшәткәләр, капкалар урнаштырылачак. Парк уртасындагы түгәрәк күл тирәсе матур кирпеч белән әйләндереп алынды, аның төбе бетонланды. Яңа күл-бассейн уртасында яктырткыч шарлар, фонтаннар да булачак.
-Территориядә шулай ук 250-500 төп декоратив агачлар һәм куаклар утыртылачак, чәчәк клумбалары да ясалачак,-ди төзүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев