Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның «Алдынгылар» хәрәкәте Республика данын яклады

Апасның «Алдынгылар» хәрәкәте «МедиаСистема» форумында катнашып, Мордовия Республикасында Татарстан данын яклады.

(24 ноябрь, "Апастово-информ").

Алар өч көн дәвамында Саранск шәһәрендә булып, үзләрен төрле яктан сынап карады, тәҗрибә туплады һәм зур тәэсирләр белән кайтты.

"Алдынгылар" хәрәкәтенең эш юнәлеше медиа булды. Алар бер-береңне хөрмәт итү һәм ярдәмгә килү хакында видеоролик та төшерделәр.  Әлеге ролик белән тавыш җыюларда катнашып, тамашачы мәхәббәтен яуладылар, җиңүгә ирештеләр.

"Татарстан Республикасының "Алдынгылар" төбәк бүлегенә һәм җитәкчебез Гөлназ апа Хантимировага безгә ышанычлары һәм шундый мөмкинлек бирүләре өчен зур рәхмәт. Бу көннәр безне тагын да берләштерде", - диләр кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев