Апасның “Алга” яшүсмерләр клубында кыяга менү буенча ярыштылар
«Алга» яшүсмерләр клубы базасында «Форпост» иҗтимагый хокук тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) үзәге активистлары арасында кыяга менү буенча ярышлар узды.
(22 апрель, “Апастово-информ”).
Катнашучылар 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк ике яшь категориясендә ярыштылар. Алар барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, ә иң оста һәм җитез спортчылар бүләкләр алдылар.
Әлеге спорт төре яшьләрне үзенә җәлеп итә. Алар бик теләп ярышларда да катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев