Реклама
Җәмгыять
Апасның “Бер яшьлектә, бер картлыкта” төркеме 10 еллыгын бәйрәм итте.
Район мәдәният йортында әлеге төркем үзенең тугъры дусларын җыйды.
(22 нче март, “Апастово-информ”).
Эстрада җырчыларының концертларына халык күңел ачарга килсә, “Бер яшьлектә, бер картлыкта” төркеменең концертында яшьлекләрен искә алып, гармун моңнарына кушылып җырларга килде.
Концертны Апас җирлеге ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов һәм район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева ачып җибәрделәр, эчтәлекле итеп алып та бардылар.
Төркемгә йөрүче ветераннар эшчәнлекләрен, чыгыш ясаган урыннарын чагылдырган презентация ясаганнар.
“Без 10 ел эчендә төрле клублар булдырдык. Мәсәлән: бакчачылар, умартачылар һәм башкалар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендә куелган спектакльләребез белән күрше районнарда, Казанда, Ульяновскийда чыгыш ясадык. Кайда гына булсак та халык безне яратып алкышлады”, - диде Расыйх Латыйпов.
Сәхнәдә өлкән үзешчәннәр башкаруында шигырьләр, җырлар яңгырады. “Йөрәк маем”, “Гайфи бабай өйлән давай!” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.
Концерт барышында сәхнәдә чыгыш ясаучылар белән тамашачы арасында җылы, йомшак бәйләнеш дулкыны хөкем сөрде. Тамашачы кушылып җырлады, чыгышлардагы геройларның язмышын күз яшьләре аша кичерде, яратып алкышлады.
Бәйрәм чарасы булгач котлауларсыз да булмый. Үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Роза Нурмиева иҗат төркемен район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән тәбрикләде. Расыйх Латыйповка Рәхмәт хаты һәм түбәтәй тапшырды. Шулай ук төркемнең йөзек кашы булган Миләүшә Алиуллинаны да бүләкләде.
“Сез искиткеч кешеләр. Без сезгә сокланабыз һәм үрнәк алабыз. Тәҗрибәгезгә, энергиягезгә мохтаҗбыз. Сәламәтлектә, тыныч тормышта, мәдәният тормышында актив булып, янып яшәвегезне теләп калабыз”, - диде Роза Нурмиева.
Район ветераннар (пенсионерлар) Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да иҗат төркеменә изге теләкләрен ирештерде. Иҗат төркеме җитәкчесе Расыйх Латыйповка “Ветераннар хәрәкәтендәге Казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе, төркемнең режиссеры Миләүшә Алиуллинага Рәхмәт хаты тапшырды.
“Сезне биредә күрүе зур куаныч. Әлеге төркем бердәм булып, дус булып яшиләр. Берәр чарага әзерләнгәндә бәхәсләшәләр дә, киңәшәләр дә, карап торуы да күңелле. Киләчәктә дә иҗат төркемегез таркалмасын, яңаларны да тартып, иҗат итәргә булсын”, - диде Гөлнур Насыйбуллина.
Тамашачылар арасында авыллардан килүчеләр дә бар иде.
““Йолдыз” газетасыннан белдерүне күреп килдем. Концерт бик тә ошады. Өлкән яшьтә булсалар да күңелләре яшь аларның. Гармунга кушылып җырладылар. Чыгышлары белән безне көлдерделәр дә, елаттылар да. Авылларда да менә шундый төркемнәр оештыру кирәк дип уйлап утырдым”, - диде Тәүгелде авылыннан килгән Галимҗан абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев