Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның боз сараенда гаилә бәйрәме узган

Спорт сөюче әти-әниләр һәм балалар бергәләп уеннарда катнашканнар.

(6 март, “Апастово-информ”).


Районда Гаилә елына багышланган чаралар уза. Бу көннәрдә Апасның “Алтын Алка” боз сараенда да үзенчәлекле гаилә бәйрәме үткән. Боз сараенда шөгыльләнүче балалар бу юлы әти-әниләре белән бергәләп килгәннәр. Алар тимераякларга басып, “Күңелле стартлар” га кушылганнар. Соңыннан Грамоталар белән дә бүләкләнгәннәр.
“Бик кызыклы һәм истә калырлык гаилә бәйрәме булды. Боз сарае шат авазлардан яңгырап торды. Һәркемгә шәп кәеф һәм көч-куәт өстәде”, - дип хәбәр иттеләр Боз сараеннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев