Апасның чаңгы шуу үзәге каршына зәңгәр чыршылар утыртыла
Районны яшелләндерү, матурлау эше дәвам итә.
(29 сентябрь, “Апастово-информ”).
Чаңгы шуу үзәге янәшәсенә 150 төп зәңгәр чыршы агачлары утыртылачак.
“Әлеге эш башланып китте. Хезмәт коллективлары агач утыртуга бердәм булып кушылды. Чаңгы шуу үзәге тирәсен матурлау, районны яшелләндерү максатыннан, район башлыгы тәкъдиме белән зур агачлар утыртыла”, - ди район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов.
Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агачлар утырту – изге эш. Тиздән бу горур агачлар матур итеп үсеп китәр һәм спорт сөючеләрне каршы алып, озатып калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев