Апасның Яр буенда пляжлы волейбол турниры узды
Уеннарда оешма хезмәткәрләре көч сынашты.
(29 август, “Апастово-информ”).
Районыбызның спорт сөючеләренә эссе көн дә киртә булмады. Оешма хезмәткәрләре яр буе комында пляжлы волейбол уеннарында көчләрен сынады.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча ирләр командалары арасыннан беренчелекне спорт мәктәбе алды. 2нче урында – район мәгариф бүлеге, 3нче урында – район үзәк хастаханәсе.
Хатын-кызлардан беренче урынга район мәгариф бүлеге лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев