Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның яшь сәхнә осталары башкала сәхнәсендә район данын яклый

“Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең республикакүләм турлары дәвам итә. Анда районның сәләтле яшьләре дә катнаша.

(11 апрель, “Апастово-информ”).


Районың яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, яшьләр “конферанс”, “Вокал-соло” һәм “хореография” номинацияләрендә чыгыш ясый.

“Конферанс” номинациясендә Каратуннан Данис Сәлимов, Камилә Вәлиева, Дәвештән Мәликә Нуруллина, Апастан Зилә Садыйкова, Гүзәл Гыйниятуллина катнашты.

Гүзәл Гыйниятуллина суперфинал өлешендә уңышлы чыгыш ясап, финалга чакыру алды.

“Вокал-соло” номинациясендә Апас мәктәбеннән Энҗе Шәйхиева һәм Инзилә Вәлиуллина катнашты. Алар шулай ук фестивальнең финалында чыгыш ясау хокукына ия булды.

"Серпантин" бию коллективы “хореография” номинациясендә финалда чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев