Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның яшь хоккейчысы уңыш яулады

Айрат Шәйхетдинов «Алтын алка» клубы яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы призеры булып танылды

(1 март, “Апастово-информ”).


Яшь хоккейчы Айрат Шәйхетдинов - Танай-турай авылы егете. Ул нәни чагыннан ук хоккей спортын үз итә, яратып шөгыльләнә. Апасның “Алтын Алка” командасы составында уйный. Район данын республика күләмендә дә таныта. Бу көннәрдә Айрат Шәйхетдинов кабат үзенең уңышлары белән сөендергән. Ул «Алтын алка» клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы призеры булып танылды. Җырга-моңга гашыйк егет укуында да сынатмый, тапкырлыгы белән дә аерылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев