Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның «Яз гүзәле» Карабай авылында яши

Апас мәдәният йортында «Яз гүзәле» дип исемләнгән бәйге - тамаша булып үтте.

(11 апрель, “Апастово-информ”).


Бу бәйгедә районыбызның төрле авылларыннан килгән, илаһи күркәм сыйфатларга ия булган, иң сылу кызлар катнашты.


Күктә матур, жылы кояш көлә, ә сәхнәбез түрендә берсеннән - берсе чибәр, мөләем йөзле кызлар елмаеша. Үзләре шат, үзләре уйчан. Әнә шулай, дулкынландыргыч минутларны көтә-көтә, бәйге башланып китте. Әлбәттә инде һәр бәйгенең катнашучысы булган кебек, нәтиҗә чыгаручы, аларга йомгак ясаучы, хөкемдарлар да бар. Алар да гади генә кешеләр түгел. Барсы да матур сүз осталары, жырга-моңга, сәнгатькә гашыйк кешеләр.


Беренче кызлар үзләре белән таныштырдылар. Без аларның кайсы авылдан, кайда белем алулары, нинди осталыклары барын, кем булырга теләүләре турында белдек.

Аннан соң күмәк биюләре... Сәхнәдә берсеннән - берсе матур, аккошлардай нәфис кызлар биюе күңелләрне җилкендерә. Кыска гына вакыт эчендә алар шундый матур бию биергә дә өйрәнеп өлгергәннәр.

Өйгә бирелгэн эш - үз куллары белән ясалган чәчәкләр гөлләмәсен тәкъдим итүләре, барлык кызларның матурлыкны күрә белүләрен дә, чәчәкләр һәм гөлләрне яратуларын да күрсәтте.

Чиратта музыкаль номерлар... Үзләренең жыр - биюләре, матур сүз сөйләүләре белән кызлар безне рәхәтләнеп ял иттерделәр.

Инде яшь кызларыбызның аш - суга осталыкларын күрсәтү вакыты. Бу бәйгедә алар, татар халкының милли ризыкларын, үзләре яратып хәзерләгән тортларын да күрсәтеп, алар турында сөйләп - аңлатып бирделәр. Чынлап та, аш - су хәзерләргә дә оста икән безнең бәйге кызлары.


Дефиле... Монда инде кызлар сәхнәдә, Каратунда яшәүче, оста куллы Миләүшә Абзалованың иҗат җимешләрен мода итеп, тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Барсы да бик матур, зәвыкъ белән ясалган, күз явын алырлык, соклангыч кул эшләре иде алар.

Шулай итеп бу бәйгенең дә ахыры якынлашты. Хөкемдарлар кызларның үзләренә генә хас булган сыйфатларын күреп, нәтиҗә ясады. Сөйкемле, шаян, җитез, зәфыклы, самими, зирәк, сәләтле дә икән безнең кызлар. Ә кемнәр соң алар диясезме?! Колчык авылыннан Адилә Мифтаһирова - иң зирәк, Кама Тамагы районыннан килгән, аграр көллият укучысы Милена Валиева - иң зәвыклы, Олы Бакырчы кызы Таңсылу Мәһмүтова - иң самими, ә Равия Латыпова Зур Күккүз сылуы - иң чибәр, Каратуннан килгән Камилә Валиева иң сөйкемле, Урта Балтай авылы кызы Илнара Хайбуллина - иң сәләтле, Апас кызы Азалия Загидуллина иң җитез кызлар булдылар.


Карабай кызы - Диана Новоселова " Яз гүзәле" титулына лаек булды. Аңа махсус бүләк - Казан ханбикәсе Сөембикә кигэн таҗга охшатып тегелгән - тәкыя - бүрек кигезелде.


Афәрин. Кечкенә генә Карабай авылында шундый матур, уңган, тырыш кыз булуына күңел сөенә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын Аңа.
Шушы бәйгене оештырган барлык мәдәният хезмәткәрләренә, иганәче, кызларны матур чәчәкләр, бүләкләр белән сөендерүче райондашыбыз Илфат Шәрәфутдиновка олы рәхмәт яусын. Язмамны Иске Йомралы авылында яшәп, матур шигырьләр иҗат итүче, бәйгенең дә хөкемдары булган Динар Хайруллинның, гүзәл кызларга багышлап язган шигыре белән тәмамлыйсым килә.


Бездә генә шундый гүзәл затлар
Бездә генә шундый асыллар.
Сокланырлык, чибәр бу гүзәлләр
Тау төбәге - Апас ягыннан.
Йөзек кашы белән тиңләп булла
Һәрберсе бит язның гүзәле.
Чиккән калфак, талир тәңкәләрдә
Татар йөзе, татар милләте.
Горурлыгы булып калыгыз сез
Туар таңның, илнең, көннәрнең.
Мин мәдхия җырлыйм бүген сезгә
Татар кызы - Язның Гүзәле.


Наиля Гизатуллина, Карабай авыл клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев