Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның юл сакчылары сак булырга өнди

Юлларда бозлавык булу һәм табигатьтә бураннар котыру сәбәпле, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре аеруча сак һәм игътибарлы булырга, ерак юлларга чыкмаска, артык мөһим булмаганда руль артына утырмаска чакыра.

“Кыска гына вакыт эчендә ике юл һәлакәте теркәлде. Юлларда сак булыгыз, тизлекне киметегез, күз күреме начар булганда узарга чыкмагыз. Шул ук вакытта, юлда туктап торган, җимерелеп калган техника күрсәгез, битараф китеп бармагыз. Ярдәм итәргә, хәлен белергә тырышыгыз, безгә хәбәргә чыгыгыз”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев