Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның китап сөючеләре күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очраштылар

Үзәк китапханәдә язучының “Ак кәгазь нидән саргая?” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде.

(6 октябрь, “Апастово-информ”). 
Апас үзәк китапханәсендә әледән-әле татар халкының танылган язучылары, шагыйрьләре белән очрашулар, әдәби кичәләр уза. Бу юлы районның китапханәчеләре, китап сөючеләре күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Төркиянең халыкара бүләге, Азия һәм Африка илләренең "Лотос" премиясе, А.Платонов исемендәге, М.Шолохов исемендәге халыкара бүләкләр иясе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхәммәдиев белән очрашты. 
“Апаска карата элек-электән җылы мөнәсәбәтем бар. Апас халкы гомер-гомергә ниндидер, гадилеге, җылылыгы, әдәбияткә, халык язмышына мөнәсәбәте белән якын булды. Апастан чыккан дусларым бик күп. Апас егетләре һәм кызлары белән бер төркемдә укыдык. Барыннан да бигрәк остазым, галим, әдәбият белгече Җамал Валиди туган ягы булганга якын күрәм. Яңа китабымның да бер бүлеге аңа багышлана. Шулай ук Шәүкәт абый Галиевкә гомерем буе рәхмәтле. Аның ярдәме белән беренче китабым дөнья күрде”, - диде Ринат Мөхәммәдиев. 
Әдипнең 70тән артык китабы дөньяның 20дән артык телендә нәшер ителгән. Аның "Ак кыялар турында хыял", "Кенәри читлек кошы", "Сират күпере", "Утлы таба өстендә", "Алланың кашка тәкәсе", "Үз кешеләр" кебек әсәрләре бөтен дөньяга билгеле. 
Бүген дә ул китап сөюче апаслыларга “Ак кәгазь нидән саргая?” дип исемләнгән китабын тәкъдим итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев