Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның Муса Җәлил урамында асфальт юл салына

Әлеге эшләр республика ярдәме белән башкарыла.

(16 нчы май, “Апастово-информ”).



“Татавтодор” оешмасы эшчеләре тарафыннан Ислам Насыйбуллин, Рим Абзалов, Абдулла Алиш, Луговая урамнарына да асфальт юл салыначак.


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов белдергәнчә, асфальт юллар салу республика күрсәткән ярдәм нигезендә, район программасы буенча башкарыла.


Әлеге урамнарда яшәүчеләр шатлыклары белән уртаклашырга ашыктылар.


“Без Муса Җәлил урамында 15 елдан бирле яшибез. Чокыр-чакыр, пычрак юллар бик уңайсыз иде. Аллага шөкер, менә нинди тигез асфальт юл салына. Район башлыгына, юлчыларга рәхмәтебезне әйтәбез. Барыбызга да сәламәтлектә, тынычлыкта яшәргә язсын! Ил-көннәребез тыныч булсын!”, - диде Венера Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев