Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы моңга гашыйк гаиләләрен барлаган
Балалар бакчасында гаиләләр катнашында җылы кичә узган.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Гаилә елы уңаеннан оештырылган чараларга Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре дә кушылган. Балалар бакчасында әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр катнашында җырлы кичә узган. Биредә гаиләләр бергәләп җырлаган, кызыклы уеннар уйнап, мавыктыргыч сорауларга да җавап биргән.
“Күркәм чарадан һәркем канәгать калды. Кичәдә катнашкан һәр гаилә үзләренең тырыш, уңган, булган, матур, моңга гайшык гаилә булуларын күрсәттеләр”, - дип хәбәр иттеләр “Салават күпере” балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев