Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбе яшь талантлар ачты

Сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

(2 июнь, “Апастово-информ”).



Быел фортепьяно, баян һәм сәнгать бүлекләрен 26 укучы тәмамлады һәм кулына таныклык алды. Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов балаларның уңышларын билгеләп узып, аларның иң тырыш, иң өлгер укучылар булуы хакында әйтте.


“Безнең сәнгать мәктәбендә алган белемнәрегез киләчәктә кирәк булып, сәнгатькә булган мәхәббәтегез сүрелмәс дип ышанам Алга таба да тырыш булыгыз. Максатларыгызга ирешегез”, - диде ул.


Укучылар һәрберсе үз осталыкларын күрсәтте һәм укытучыларына рәхмәт сүзләрен әйтте.


2022нче елда район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән Апасның балалар сәнгать мәктәбенә мәшһүр композитор, якташыбыз Сара апа Садыйкова исеме бирелде.


Бүгенге көндә балалар сәнгать мәктәбендә 207 бала белем ала. Биредә алар музыка, сынлы һәм рәсем сәнгате дөньясын танырга, аның серләренә төшенергә, уен коралларында уйнарга, биергә, җырларга өйрәнәләр. Уңышлары белән дә сөендерәләр. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, төрле республика бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев