Апасның ЗАГС бүлегендә беренче бәләкәч теркәлде
Яңа елда беренче булып ир балага туу турындагы таныклык алдылар. Димәк, елны егетләр башлап җибәрде.
(17 январь, “Апастово-информ”).
Апаста яшәүче Ленар һәм Гөлнара Котдусовлар гаиләсе бәхетле мизгелләр кичерде. Аларның уллары дөньяга аваз салды. Бәләкәчкә Самат исеме кушканнар.
“Сабый әти-әни тигезлегендә үссен. Гаиләгә бары тик бәхетләр юлдаш булсын”, - ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев