Апаста 1 төндә 2 матай штраф стоянкага ябылды
Районда “Мотоцикл” кисәтү атналыгы 13 августка кадәр дәвам итә.
(9 август, “Апастово-информ”).
ЮХИДИ идарәсе мәгълүмалары буенча, агымдагы елда республикада мотоциклчылар катнашында 103 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кеше вафат булган, 110 кеше тән җәрәхәтләре алган.
“Мотоциклда йөрүчеләр күп. Куркыныч транспорт чарасында олыларны да, яшьләрне дә, хәтта балаларны да очратырга була. Бер төндә 2 мотоциклчының таләп-кагыйдәләрне үтәмәүләре ачыкланды”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, мотоциклда правасыз яки категориясез йөргән өчен 5-15 мең, шлемсыз йөргән өчен 1 мең сум, транспорт чарасын исәпкә куймаган өчен 500-800 сум, кабат эләксәң 5 мең сум, номерсыз йөргән өчен 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев