Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 11 класс укучылары математикадан Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды

1 июнь көнне укучылар төп фәннән – математикадан база һәм профиль дәрәҗәдәге Бердәм Дәүләт имтиханыннан белемнәрен сынады.

(1 июнь, “Апастово-информ”).



“Математика – 11 класс укучыларына аттестат алу өчен төп фән. Профиль дәрәҗәдәге имтиханны югары уку йортына керүче чыгарылыш укучылары бирә. Калган чыгарылыш укучыларына база дәрәҗәсендә Бердәм Дәүләт имтиханы үткәрелә. Профиль дәрәҗәдән минималь балл - 27, кызыл аттестат алу өчен 70 баллдан да ким булмаска тиеш”, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева.


Канәгатьләнерлек билге алмаган, имтиханын сәламәтлеге буенча вакытыннан алда тәмамлаган яки сәламәтлеге аркасында килмәгән укучылар математикадан база яки профиль дәрәҗәсендәге имтиханны өстәмә көннәрдә – 26 июньдә һәм 1 июльдә тапшыра алачак.


Математикадан база дәрәҗәсен тапшырган укучылар нәтиҗәләрен 16 июньнән дә соңга калмыйча, профиль дәрәҗәсен 19 июньнән дә соңга калмыйча белә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев