Апаста 12 яшь апаслыга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар
26 ноябрьдә Апас "Туган як" музеенда 14 яшь тулган 12 егет һәм кыз тәүге паспорт алу тантанасында катнаштылар. Алар төп документлар һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин кулыннан алдылар. Районда 2013 елның август аеннан башлап шундый тәртиптә, истә калырлык шартларда инде 500 дән...
26 ноябрьдә Апас "Туган як" музеенда 14 яшь тулган 12 егет һәм кыз тәүге паспорт алу тантанасында катнаштылар. Алар төп документлар һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин кулыннан алдылар. Районда 2013 елның август аеннан башлап шундый тәртиптә, истә калырлык шартларда инде 500 дән артык егет һәм кыз беренче паспортлы булды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән җыйнак кына концерттан соң алар музейның 5 эспозиция залларында районыбыз тарихы белән танышып чыкты.
Бу вакыйгада катнашкан әти-әниләр исеменнән Нурания Зәйнуллина, Людмила Кузьмина һәм башкаларбу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп балаларына үз бүләкләрен тапшырды.
Тәүге паспортын кулларына алган Зур Күккүздән Наил Нәбиев, Эльвина Сөнгатуллина, Әҗемнән Илүзә Зәйнуллина, Зур Болгаердан Алсинә Хөсәенова декабрь аенда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуга баргач, Апастагы бу яңалыкны башкаларга да сөйләячәкбез, дип вәгъдә бирделәр.
-Апас музее җитәкчесе Рәмис Ногманов башлангычы дәвамлы һәм тирән эчтәлекле, ул яшьләребезне илебез патриотлары итеп тәрбияләүдә бик мөһим эшкә алынды,-диде район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.
Моңа чаклы беренче паспорт тапшыру тантаналары район хакимиятенең зур утырышлар залында үтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев