Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 14 яше тулган 13 балага тантаналы төстә паспортлар тапшырылды

Тантана “Алга” яшүсмерләр клубы бинасында узды.

(29 апрель, “Апастово-информ”). 


Биредә район Советы аппарат җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, район үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Гөлнара Җәләлетдинова, район яшьләр эше һәм спорт бүлегенең баш белгече Ләйлә Сираҗева катнашты. Алар яшьләргә иң изге теләкләр юлладылар һәм киңәшләрен бирделәр. 
Тантананы Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре эчтәлекле итеп алып барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур җырларын яңгыратты. 
“Бүген сезнең өчен иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көн. Сез бүгеннән Россия гражданнары булдыгыз. Бу олы исемгә беркайчан да тап төшермәгез”, - дип киңәшләрен бирде хакимият вәкиле Ринат Гыйльфанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев