Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 2 айда 5 янгын очрагы теркәлгән

Янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, агымдагы елның ике аенда районда 5 янгын очрагы теркәлгән. Узган ел бу вакытта 1 генә янгын чыккан. Уйланырга, нәтиҗәләр ясарга һәм саклык чараларын көчәйтергә сәбәпләр бар.

“Соңгы көннәрдә Азбаба авылында мунча януы турында хәбәр керде. Сәбәбе – электр чыбыкларының кыска ялганышы булырга мөмкин. Хәзергә тикшерү эшләре бара, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе Илшат Шәфигуллин.

Йортта килеп чыккан электр чыбыкларының төзексезлеген яки кыска ялганыш барлыкка килүен кисәтүче билгеләр: электр розеткаларының, вилкаларның җылынуы, кызган резина исе, корым эзләре барлыкка килү. Бу билгеләр барлыкка килү белән тиз арада электр энергиясен өзәргә һәм кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев