Апаста 5 машина катнашында һәлакәт булган
Көн тугач, нинди генә хәлләр килеп чыкмый. Бәла аяк астында диюләре шулдыр инде...
1946 елгы шофер абзый ЗАГС буендагы тукталышта машинасын калдыра. Кире кузгалып киткәндә, машинасына утырмыйча гына элдерергә уйлый. Ләкин тизлек режимына куеп калдыру сәбәпле, машина кузгалып китә. Әлеге “Фиат“ үзенең алдындагы 4 машинага берьюлы зыян сала. Нәтиҗәдә, 5 машина төзекләндерү таләп итә.
Шоферга машина төзекләндерү белән беррәттән, иминлек кагыйдәләрен төгәл сакламаган һәм игътибарсызлыгы өчен 1,5 сум штраф та түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев