Апаста 57 сайлау участогында да халык актив катнаша
Көне дә кояшлы, матур, бәйрәмчә, райондашларыбыз үз тавышларын бирергә ашыга.
(13 нче сентябрь, “Апастово-информ”).
Районыбыз кураторы, “Ак Барс” банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев сайлауларның барышы белән танышты.
881нче сайлау участогында 1063 кеше сайлау хокукына ия. Биредә сайлауга килүчеләрне тәмле коймак, кайнар чәй һәм дә дәртле җырлар каршы алдылар.
“Киләчәктә дә тормышыбыз яхшы булсын дип тавыш бирергә килдем. Апаста утыз елдан артык яшим. Район күз алдында үсә, камилләшә. Зур шәһәрләрдән дә аерып булмый. Алдагы көннәрдә яшьләр һәм балаларыбыз өчен тормыш шартлары тагын да яхшырсын,”- диде Апаста яшәүче Заһит абый Хәкимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев