Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 76 яшьлек ир-атны машина бәргән: гаеплене ачыклау эшләре бара

19 ноябрьдә, кичке бишенче яртыда Апасның Муса Җәлил урамында җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренә, юлдан җәяүләп атлаган 76 яшьлек ир-ат килүче машинаның көзгесенә бәрелеп җиргә егыла һәм тән җәрәхәтләре ала. Хәзерге вакытта һәлакәтне тикшерү, гаеплене ачыклау эшләре бара. Шунысы мәгълүм, ир-ат җәяүлеләр сукмагыннан...

19 ноябрьдә, кичке бишенче яртыда Апасның Муса Җәлил урамында җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренә, юлдан җәяүләп атлаган 76 яшьлек ир-ат килүче машинаның көзгесенә бәрелеп җиргә егыла һәм тән җәрәхәтләре ала. Хәзерге вакытта һәлакәтне тикшерү, гаеплене ачыклау эшләре бара. Шунысы мәгълүм, ир-ат җәяүлеләр сукмагыннан атламаган, машина юлдан тиешле тизлек белән барган. Һәлакәткә очраган ир-ат әлегә хастаханәдә ята.

Елның транспортчылар өчен дә, җәүлеләр өчен дә иң куркыныч вакыты. Тиз караңгылана, эңгер-меңгердә күз күреме дә начарлана. Шуңа күрә дә транспортчылар сак булсын, җәяүлеләр яктылыкны кире кайтаручы элементы булган киемнәр кисен йә аны киемнәренә таксын иде. Смайликлар һәм беләзекләр район элемтә бүлекчәсендә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев