Апаста “90 игелекле эш“ акциясе дәвам итә
Коронавирус чире таралу куркынычы янаган чорда, мохтаҗ, күп балалы, аз керемле гаиләләргә, мөмкинлеге чикләнгән райондашларга, ялгыз өлкәннәргә, яшәү минимумнары ким булган райондашларга ярдәм күрсәтү дәвам итә.
(19 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Төзелеш оешмалары да игелекле эшкә кушылды. Алар ярдәме белән гаиләләр кабат ярдәм алды.
“Район башлыгы тәкъдиме белән, төзелеш өлкәсеннән азык-төлекләр тупланган күчтәнәч пакетлар булдырылды. Бу гамәл “90 игелекле эш“ акциясе кысаларында башкарылды. Изге эшкә “Строй Град“ оешмасы җитәкчесе Артем Ефремов та кушылды“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.
Күчтәнәчләр һәр җирлеккә дә барып җитте. Каратунда яшәүче 3 бала анасы Нина Дорофеевага да тапшырылды.
“Мин бик шат. Мондый ярдәм кирәк иде. Хәтта күңелем тулды. Район хакимиятенә, төзүчеләргә зур рәхмәт“, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев