Апаста “90 игелекле эш“ акциясе дәвам итә
Коронавирус чире таралу куркынычы янаган чорда, гаиләләргә ярдәм күрсәтү дәвам итә.
(22 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Район башлыгы тәкъдиме белән, төзелеш өлкәсеннән азык-төлекләр тупланган күчтәнәч пакетлар кабат ярдәм кирәк булган гаиләләргә барып җитте. Изге гамәл “90 игелекле эш“ акциясе кысаларында башкарылды. Күчтәнәчләр һәр җирлеккә бүлеп бирелде.
Апаста яшәүче 3 бала анасы Диана Тимербулатова да әлеге күчтәнәчне кабул итеп алды. Ул олы рәхмәтләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев