Апаста 99,54 процент сайлаучы тавыш бирде
Апас районында Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар оешкан төстә үтте. 57 сайлау участогының да иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать сигезгә кадәр ишекләре ачык булды һәм һәрберсендә бәйрәм рухы сизелде. Халык та әлеге сәяси вакыйганың мөһимлеген аңлап, үзенең гражданлык бурычын үтәргә бердәм төстә килде. Район буенча барлыгы 15951 сайлаучы...
Апас районында Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар оешкан төстә үтте. 57 сайлау участогының да иртәнге сәгать җидедән кичке сәгать сигезгә кадәр ишекләре ачык булды һәм һәрберсендә бәйрәм рухы сизелде. Халык та әлеге сәяси вакыйганың мөһимлеген аңлап, үзенең гражданлык бурычын үтәргә бердәм төстә килде. Район буенча барлыгы 15951 сайлаучы бар. Быел 217 апаслы сайлауга тәүге тапкыр килде һәм бүләкләр алды.
Сайлау участокларында җыр-моң, музыка тынып тормады. Тәмле коймак, шашлык исе ерактан ук борыннарны кытыклады. Килгән һәркемгә кайнар чәй тәкъдим ителде. Мәдәният йортының "Замандаш" төркеме авыллар буйлап сәяхәт итте, райондашларга күтәренке кәеф бүләк итте.
- Сайлауга иртәдән үк гаиләбез белән бардык. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын дидек, кечкенә кызыбыз Заринаны да үзебез белән алдык. Килер көнгә ышаныч белдереп, иң лаеклыларга тавыш бирдек, - диләр Марсель һәм Алия Хафизовлар.
Сайлау участокларында район эчке эшләр бүлеге, ДНД, гадәттән тыш хәлләр бүлекчәсе хезмәткәрләре кизү торды. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Шәрәфуллин сүзләренчә, районда Закон бозу, тәртипсезлек очраклары теркәлмәгән.
Иң беренчеләрдән булып Табар Черкене участогы сайлауны төгәлләде. Биредә халык аеруча активлык күрсәтте.
Апас территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова сүзләренчә, сайлаулар кичке сәгать сигездә, беренче мәгълүматлар буенча, 99,54 процент тавыш бирү белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев