Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Адель Хәмитовка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты була

Адель Хәмитовка ярдәм йөзеннән район мәдәният йортында 19 декабрьдә Хәйрия концерты оештырыла.

Биредә район үзешчәннәре белән беррәттән башкаладан килгән җырчылар да катнашачак. Изге эшкә өлеш кертергә онытмыйк!
Кечкенәдән үк язмышның ачы сынауларына дучар булган Адельгә дәваланыр, өйдә утырып йөри торган коляска алыр өчен безнең һәм сезнең ярдәм кирәк. Тамчыдан күл җыела диләр. Изгелек тә җирдә ятмас. Хәлебездән килгәнчә булышыйк, райондашлар!
Кеше борчуын читләр аңламый диләр. Чүрибурашта яшәүче Рәмис һәм Гөлүсә Хәмитовларның да никадәр йокысыз төннәр үткәрүен, күпме хастаханә юлларын таптавын, өмет тулы күзләре белән уллары күзенә ничек өзелеп карауларын балалары сау-сәламәт булганнар тулысынча аңламыйдыр, мөгаен.
Адель – көттереп кенә туган бала. Кабат әни булу бәхетен Гөлүсә 14 елдан соң гына татый. Тик шатлыклы мизгелләрне бала борчулары алмаштыра.
–2005 елның 20 июнендә игезәкләр дөньяга аваз салды. Балалар вакытыннан алда – 28 атнадан тудылар. Кызыбыз 3 кенә көн яшәп калды. Улыбызга карап та үзәкләребез өзелә. Кеше балалары мәктәпкә барганда ул да укыр иде дип өзгәләнәм. Янәшәсендә балалар, оныклар чабып йөргәндә улымның да алар арасында булуын телим. Язмыш безгә шундый сынау бирде. Авыр булса да, килешми хәл юк, – ди Гөлүсә Хәмитова.
Адель аякларына йөри алмый, утыруы да зур авырлык белән генә. Сөйләшә алмаса да, үзенә кирәкне хәрәкәтләр белән аңлата. Әтисе белән кибеткә барырга, телевизор карарга, машинада утырып торырга ярата.
Гаиләнең төп теләге – улларын сызлаулардан, авыртулардан азат итеп, аңа гомер бүләк итү. “Безнең җимешебез, кояшыбыз бит ул. Яшәтәсе иде әле. Авыруларны өлешчә генә булса да җиңәсе иде“ – диләр алар. (0+)
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев