Реклама
Җәмгыять
Апаста әфганчылар көне билгеләп үтелде
Әфганстан җиреннән Ватаныбызның соңгы солдаты чыкканга 34 ел вакыт узган. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан районның Батырлар мемориал комплексы янында митинг булды.
Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән, дуслыклары, бер-берсе өчен җан атып яшәүләре белән аерылып торган ир-егетләр һәр елдагыча очрашуга җыелды.
Хәрби хәрәкәтләрдә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре дә чакырылган иде. Шулай ук хәрби хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмалары вәкилләре дә чараның шаһиты булды. Алар Батырлар мемориал комплексына веноклар куйдылар, интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, арадан киткән ир-егетләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-Хөрмәтле әфганчылар! Мин сезгә тирән хөрмәт белән карыйм. Арабызда булмаган районның батыр улларын да ихтирам белән искә алабыз. Тормышка актив карашыгыз, район үсешенә керткән өлешегез өчен бик зур рәхмәт. Хәрби операция булган көннәрдә без сезнең белән берлектә егетләребезгә булышабыз. Район халкын берләштерү, рухларын күтәрүдә, куелган бурычларга ирешүдә дә сезнең өлешегез зур. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар телим, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Район хәрби комиссары Наил Җантемиров әфганчыларның батырлыклары үлемсез булуын белдерде һәм киләчәктә дә яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшендә көчләрен кызганмаска чакырды.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты һәм чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев