Апаста Әфганчылар призына районара футбол ярышлары узды
Әфган сугышында, Чечня республикасында булган канлы бәрелешләрдә һәм махсус хәрби операциядә батырларча башларын салган каһарманнарны яшь футболчылар да хөрмәт белән искә алдылар.
(12 февраль, “Апастово-информ”).
15 февральдә Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылуның 35 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан районда үзләренең ил алдындагы бурычын батырларча үтәгән сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә спорт чаралары да уза. Батырларча башларын салган каһарманнар искә алына. Чараларда хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнаша. Алар яшьләргә киңәшләрен җиткерә. Аларда ватанпарвәрлек хисләрен тәрбиләүне максат итеп куя.
Апасның яңа гына ишекләрен ачкан “Гран-Тау” футбол манежында да истәлекле көн уңаеннан 2013-2014нче елгы егетләр арасында махсус футбол турниры узды. Биредә манежның төп хуҗалары - Апасның яшь футболчылары Кама Тамагы, Буа, Тәтеш, Чүпрәле һәм Ульян шәһәрен футболчыларын кабул итте.
“Уеннар көн дәвамында барды. Футболчы егетләрне Апасның әфганчы-ветераннары сәламләп, үтемле киңәшләрен җиткерде. Нәтиҗәдә, 1 урынны Кама Тамагы егетләре, 2 урынны Апас, 3 урынны Буа егетләре яулады. Тәтеш, Чүпрәле һәм Ульян шәһәре футболчылары исә 4, 5, 6нчы урыннарны бүлеште. Шулай ук иң яхшы уенчылар да билгеләнде. Апас егетләре Мостафа Мваку иң яхшы уенчы, ә Рамазан Сибгатуллин иң яхшы капкачы исеменә ия булдылар”, - дип хәбәр итте районның спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев