Апаста Әфганчыларның исемнәре мәңгеләштерелә
Карамасар авылында алар истәлегенә “Хәтер тактасы” куелды.
(16 нчы июль, “Апастово-информ”).
Әфганстан җирендә хезмәт иткән ветераннар хезмәттәшләренең исемнәрен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрделәр.
“Әлеге эшне Тәлгать Нигмәтуллин башлап җибәрде. Беренче булып Карамасар авылы егетләре Ривал Зиатдинов һәм Фәрит Сәмигуллиннарның йортларына “Хәтер такталары” куюдан башланды. Без әфганчылар белән җыелышып, зурлап, тантаналы шартларда урнаштырдык. Район башлыгы әлеге башлангычны хуплады. Гаиләләргә бүләген тапшырды. Эшебез дәвам итәчәк”, - диде Татарстан Республикасының сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Координацион Советы төбәк иҗтимагый хәрәкәтенең җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин.
Тулырак “Йолдыз” (“Звезда”) газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев