Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Әфганстан сугышында, кайнар нокталарда башларын салган батырлар истәлегенә көрәш турниры узды

Турнирны хәрби хәрәкәтләр ветераннары оештырды.

(8 фервль, “Апастово-информ”).


Районда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын сугышчан туганлык хисе берләштерә. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең һәм аларның гаиләләренә рух күтәренкелеге өләшеп, аралашып яшиләр. Егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашалар. Хәрби хәрәкәт ветераннары үсеп килүче яшь буында патриотлык хисе тәрбияләүне дә максат итеп куялар. Бу уңайдан төрле спорт чаралары, кичәләр үткәрәләр. Быел исә хәрби хәрәкәтләр ветераннары, районның “Чик сакчылары” җәмгыяте белән берлектә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгына багышлап мәктәп укучылары арасында көрәш турниры уздырдылар.
“Үсеп килүче яшь буын тыныч тормыш хакына башларын салган батырларны онытмасыннар иде. Илебезне якларлык, ышанычлы терәге булырлык егетләр булсыннар. Көрәш келәмендә генә түгел, тормышта да сынатмасыннар. Без үз чиратыбызда лаеклы үрнәк күрсәттек. Безнең эздән атлап барган егетләр Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә сынатмады һәм бүген дә махсус хәрби операциядә намус белән изге бурычларын үтиләр. Батырлык үрнәге күрсәтәләр”, - диде хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин көрәш турнирын патриотик чара дип атады, хәрби хәрәкәтләрдә, кайнар нокталарда башларын салган егетләрне батырлык үрнәге булуын билгеләп үтте.
Чарада “Ватанны саклаучылар” Фондының райондагы координаторы Гөлназ Фәхретдинова да катнашып, яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде.
Кече Болгаерда гомер кичерүче әфганчы Рифат Низамов өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Ул тантаналы төстә чик сакчылары җәмгыяте сафына кабул ителде һәм чик сакчылары гаскәрләренә 105 ел тулу уңаеннан медаль белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев