Апаста җәйге футбол лигасының җиңүчесе билгеле
Апаста мини-футбол буенча җәйге чемпионат төгәлләнде.
(6 сентябрь, “Апастово-информ”).
Ярышлар ике ай дәвам итте. Биредә 6 команда катнашты.
“Беренче урынны Буаның “Олимп”, икенче урынны Азбабаның “Бердәмлек”, өченче урынны “Апас” командасы яулады. Күчмә кубок “Олимп” командасы кулында”, - ди ярышларны оештыручы Ленар Мотыйгуллин.
Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм бүләкләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев