Реклама
Җәмгыять
Апаста алдынгы комбайнчыларны бүләклиләр
10 мең центнер ашлык суктырган комбайнчыларга премияләр тапшыру дәвам итә.
(11 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Бу юлы район кобайнчылары арасында алдынгылыкны 10 мең центнердан артык ашлык суктырган “Свияга” агрофирмасының Юмралы бүлекчәсе комбайнчылары Дамир Фазлыев, Айрат Исмәгыйлев, Рамазан Гашыйгуллин, Нәфис Мингалиев, Илфат Сәмигуллин, Әлмәндәр бүлекчәсеннән Рамил Шагиәхмәтов, Радик Җәләлов, Ринат Хәсәнҗанов алды.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов комбайнчыларга олы хөрмәтен белдереп, премияләр һәм байрак тапшырды.
“Хезмәтегез бик җитди һәм җаваплы. Бөтен көчегезне куеп, икмәк язмышы өчен көне-төне хезмәт итәсез. Сезгә алга таба да уңышлар телим. Сәламәт булыгыз”, - диде район башлыгы.
Районыбыз игенчеләре уракка 15 июльдә төштеләр. Бүгенге көндә урып-җыю эшләренең 50 проценты төгәлләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев