Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Алга” яшүсмерләр клубында “Интеллект + Көч” дип исемләнгән квест-уеннар узды

Әлеге чара авыр тормыш хәлендә калган һәм социаль яктан куркыныч хәлдәге балалар өчен оештырылды һәм Цифрлаштыру елына багышланган иде.

(25 июль, “Апастово-информ”).


Уеннар урамда саф һавада төрле биремнәр белән башланып китте. Аннары балалар бина эченә кереп, “Уңган килен” студиясе белән таныштылар. Биредә алар төрле интеллектуаль темаларга багышланган уеннарда катнаштылар, ребуслар, тестлар чиштеләр. Чараның икенче өлеше спорт залында дәвам итте. Балалар ике командага бүленеп тауга менүдә көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. Соңыннан балаларга Матаулы грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу хакта “Алга” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев