Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Җәлилчеләрне искә алу чарасы узачак

25 август шагыйрь, татар халкының күренекле шәхесе Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

(24 август, “Апастово-информ”).


1944 елда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре Берлинның Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды хөкеменә тартыла һәм җәзалап үтерелә.
Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан, Апаста 25 августта 10.00 сәгатьтә музей, китапханә, мәктәп укучылары тарафыннан истәлекле чара оештырылачак. Ул патриотик җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. “Моабит дәфтәре” монументына башларын салган горур батырлар истәлегенә чәчәкләр салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев