Апаста Алтын туйларын билгеләп үтүче парлар район башлыгының бүләкләрен ала
50, 55, 60 ел һәм аннан да озаграк парлы тормыш итүче гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырыла.
(26 декабрь, “Апастово-информ”).
Идрәз авылында яшәүче Рәхим һәм Сәйран Тимергалиевлар да 50 ел парлы, үрнәк гомер итеп, Алтын туйларына килеп җиткән парлар.
Бар гомерләрен туган авылга багышлаган, намуслы хезмәт юлы үткән парлар алар.
“Икесе дә хезмәт юлларын авыл хуҗалыгына багышлап, җитәкче урыннарда, төрле эшләрдә дә хезмәт куйган авылдашларыбыз һәркемгә үрнәк. Әлеге матур гаиләдә 3 кыз бала үсте. Бүген балалар игелеге күреп, оныклар сөеп яшиләр”, - ди Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев