Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Әмир Камалиев исемендәге “Бар дөнья - театр” фестиваленә йомгак ясалды

Район башлыгы тәкъдиме белән башланып киткән, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге “Бар дөнья - театр” районкүләм балалар театр коллективлары фестивале быел икенче тапкыр узды.

Фестиваль талантлы балаларны кабаттан үзенә җыйды. Иң элек бәйгенең сайлап алу турлары үтте. Җиңүче коллективлар район мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде.

Бу чарада җитәкчеләр, якташыбыз, танылган актер Илдус Габдрахманов һәм Әмир Камалиевның улы Сәйдәш, энесе Дамир Камалиев та катнашты.

Бәйгедә өченче урынга - Чүрибураш, Иске Йомралы мәктәпләре, икенче урынга - Каратун һәм Дәүләки мәктәпләре, беренче урынга Табар Черкене мәктәбе лаек булды. Җиңүче коллективларга дипломнар, сертификатлар тапшырылды.

Ә гран-прины Борнаш урта мәктәбе яулады. Ахырдан Альбина Миңнебаева җитәкчелегендәге түгәрәккә йөрүче балалар тарафыннан Хәбир Ибраһимовның “Оҗмах бакчасы” исемле әкият-тамашасы тәкъдим ителде. Балаларның сәхнә осталыгына сокланмый мөмкин түгел иде.

“Инде дүртенче ел рәттән районның һәр мәктәбендә театр оешкан. Балалар татар, рус, чуваш, инглиз һәм башка телләрдә спектакльләр куялар. Алар район күләмендә генә түгел, Республикада да катнашып, җиңүләр яулыйлар. Бәйгедә барлыгы 20 театр коллективы катнашты. Укучылар укытучылары ярдәмендә, дәресләрдән соң калып спектакль өйрәнәләр. Алар спортта да катнаша, бәйгеләрдән дә читтә калмый, укуда да өлгерә, - диде районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева.

Фестиваль киләсе елларда да дәвам итәчәк.
“Әмир Камалиев исемендәге фестиваль зона, республика турларына да барып җитсен. Чыгышларыгыз белән сокландырдыгыз”, - ди районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.

Әмир Камалиевның энесе Дамир абыйсының исемен мәңгеләштерүдә зур эшләр башкара. Шыгай клубында Әмир Камалиев музее оештыруны да ул башлап йөрде.

“Шыгай авылы белән мин горурланам. Безнең авыл зур шәхесләр биргән. Әмир Камалиев музеена мәктәпләр бик теләп йөри. Быел да килергә теләүчеләр бар. Барыгызны да чакырып калабыз”, - диде ул. Дамир Камалиев Фестивальнең йомгаклау туры барышында да Әмир Камалиевның шәхси әйберләрен алып килеп таныштырды.

“Борнаш мәктәбендә “Сәләт” балалар иҗат йорты каршында оешкан “Күңелле сәхнә” түгәрәге эшли. Балалар бик теләп йөри. Быел кечкенә төркем белән бәйгедә катнаштык. Алар әле бер генә ел шөгыльләнәләр. Уңышларыбыз да бар. Гран-при алуыбызга чиксез шатландык”, - диде Альбина Миңнебаева.

Фестивальгә якташыбыз, танылган актер, үзе дә беренче адымнарын Апас сәхнәсендә башлаган Илдус Габдрахманов та кайткан иде.

“Туган ягында фестиваль ясап, Әмир Камалиевны искә алу бик күркәм эш, зур дәрәҗә. Курсташым, дустым Әмир аңа лаек. Фестиваль аңа дога булып барсын иде. Бүгенге көндә мәктәптә балалар театр белән шөгыльләнәләр икән, бу балаларны яктылык белән үстерү дип атала. Бик матур спектакль карадык. Балалар бик сәләтлеләр, киләчәктә дә сәнгать өлкәсендә булулары ярдәм итсен иде”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев